news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда язучы Вахит Имамовның юбилее узды

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында күренекле язучы, Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Вахит Имамовның «Халкым диеп тибә йөрәгем» дип исемләнгән иҗат кичәсе үтте. Бу хакта ТР Язучөылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичәгә Чаллы шәһәре язучылары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре, җәмәгатьчелек вәкилләре, татар әдәбиятен сөючеләр җыелдылар. Нур өстенә нур булып, Казаннан, Актаныштан, Түбән Камадан, Мөслимнән мәртәбәле кунаклар, иҗатташ дуслары килгәннәр иде.

Бәйрәм кичәсе Чаллы Татар дәүләт драма театры артистларының чыгышлары белән башланып китте. Алар Вахит Имамовның әсәрләреннән өзекләр укыдылар. «Болгар» бию театры»ның чыгышы, күренекле җырчылар катнашуы кичәне тагын да ямьләндереп, тулыландырып торды. Аерып әйтергә кирәк, тамашаның музыкаль бизәлеше игътибарга лаек иде.Яр Чаллы шәһәре 4 нче Балалар бакчасына йөргән балалар да сәнгатьле итеп Вахит Имамовның балалар өчен язган шигырьләрен ятлап килгәннәр.

Вахит Имамовны котларга Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла, шәһәр мэры ярдәмчесе Рамил Хәлимов, Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Винер Харисов юбилярны бәйрәм белән котлап, бүләкләр тапшырдылар.

Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы Язучылар бүлеге җитәкчесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреты, шәһәрнең мактаулы гражданины Факил Сафин, Вахит Имамовның күп еллар дәвамында милләтебезнең үзаңын көчәйтүгә, ана телебезне, рухи һәм матди мирасыбызны саклауга һәм үстерүгә керткән олы хезмәтен бәяләп, язучыга иҗат уңышлары юллады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100