news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда яшүсмерләр клубында аш-су пешерү студиясе ачарга җыеналар

Чаллыда яшүсмерләр өчен клуб яңа уку елыннан эшли башлый. Биредә спорт клубы, остаханә, театр залы, хәтта аш-су пешерү студиясе була. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

«Яшүсмерләр һәм яшь әниләр күңелләренә хуш килгән шөгыль сайлый алачак», – ди яшьләр идарәсе башлыгы Ләйсән Видинеева.

Заманча яшүсмерләр клубы 63нче микрорайондагы торак йортның беренче катында урнаштырыла. Бүлмәләрдә әлегә ремонт бара. Эшләр 60 процентка башкарылган. Ремонт барышы белән Чаллы Советы депутатлары танышты.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot