Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда яшүсмер мотоциклда каршы як полосага чыккан һәм ике чит ил машинасын бәрдергән
Чаллыда Сарман трактында балигъ булмаган мотоциклчы катнашында җитди юл-транспорт һәлакәте булган.
«Татар-информ»га шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, узган җомгада 16 яшьлек яшүсмер йөртү таныклыгы булмаган килеш Kayo мотоциклы белән каршы як полосага чыккан һәм сулга борылган Hyundai Solaris белән бәрелешкән. Бәрелешүдән соң мотоциклчы туктап торган Nissan автомобиленә килеп бәрелә.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә байкер һәм аның 16 яшьлек пассажиры төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган, хастаханәгә китерелгән. Мотоцикл махсус техника кую урынына урнаштырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз