news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда яшәүчеләрне медицина ярдәме күрсәтергә өйрәтәләр

Чаллыда яшәүчеләрне медицина ярдәме күрсәтергә өйрәтәләр. Чара «Бердәм Россия» партиясе һәм Чаллының медицина көллияте белән берлектә тормышка ашырыла. Дәресләрне медицина көллияте укытучылары, «Волонтерлар-медиклар» студентлар отряды җитәкчеләре үткәрә.

Курсларга барлыгы 20 кеше язылган. Ай ярым эчендә алар йөрәк-үпкә реанимациясе, кан агуны туктату, сулыш юлларына утырган ризыкны чыгару алымнарын өйрәнәчәк. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы хәбәр итә.

«Санаулы секунд-минутлар эчендә кеше гомерен саклап калырга мөмкин. Без «На пульсе» проекты ярдәмендә беренче медицина ярдәме күрсәтә белүчеләр саны артыр дип өметләнәбез», - дип сөйләде «Бердәм Россия» партиясенең Чаллыдагы бүлеге башкарма сәркатибе Римма Фәсхетдинова.

Беренче дәрестә клиник үлем кичергән кешегә ярдәм күрсәтү турында сөйләделәр, практикада нәрсә эшләргә кирәклеген аңлаттылар.

«Без тыңлаучыларны клиник үлем билгеләре белән таныштырдык. Ашыгыч ярдәм хезмәтен чакырту кагыйдәләре турында сөйләдек. Зыян күргән кешенең йөрәк-үпкәсенә массаж һәм ясалма сулыш үткәрергә өйрәттек», - дип сөйләде Чаллы медицина көллияте укытучысы Наталья Шамина.

Әлеге проектның кураторы һәм идеяне тормышка ашырырга «Бердәм Россия» партиясенең Чаллыдагы бүлекчәсе сәяси советы әгъзасы, Яр Чаллы медицина көллияте директоры Ирина Нургатина ярдәм итте.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100