news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда яшәүчеләргә юка бозга чыккан өчен 70 мең сумга кадәр штраф яный

Чаллыда 2025-2026 елның көзге-кышкы чорында сулыкларда иминлек контроле көчәйтелде. Бозның калынлыгы 7 сантиметрдан азрак булган очракта, кешеләргә, бигрәк тә балаларга сулыкларга чыгу тыела. Бу хакта Кече суднолар дәүләт инспекциясе үзәгенең Чаллы шәһәре бүлеге җитәкчесе Әбүзәр Нугуманов әйтте.

Аның сүзләренчә, «Татарстан Республикасында 2025 елда су объектларында һәлак булучылар саны 7 процентка арткан: Республика территориясендә 76 кеше батып үлгән, шуларның 4се – балалар. 44 кешене коткарганнар, шуларның 4се – балалар».

Чаллыда һәлак булучылар саны кимегән: 2024 елда өч кеше һәлак булган булса, 2025 елда ике кеше (алар арасында балалар юк) батып үлгән. Өч кешене коткарганнар. Кешеләр күпләп бозга чыга торган сигез урын, дүрт җәяүлеләр кичүе һәм ике автотранспорт чыгу урыны контрольдә тотыла.

«Су объектларында иминлек кагыйдәләрен бозган һәм 7 сантиметрдан азрак калынлыктагы бозга чыккан өчен җирле үзидарә органнары вазифаи затлары ТР Административ хокук бозулар кодексының 3.10 маддәсенең 2 өлеше нигезендә административ беркетмәләр төзи. Гражданнарга 2 мең сум, вазифаи затларга 5 -7 мең сум, юридик затларга 50 -70 мең сум штраф яный», - дип кисәтте Нугуманов.

Презентация: Чаллы мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе.

news_right_1
news_right_2
news_bot