news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда яшәүче хатын-кыз ялган кредиттан котылу өчен мошенникларга 2 миллион сум күчергән

Чаллы полициясенә мошенниклардан алданган 66 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Сезнең исемегездән зур суммага кредит рәсмиләштерелгән» схемасы буенча эшләүче телефон аферистлары үзләренең алдау схемаларының яңа дәрәҗәсенә чыга башлады. Мошенниклар, корбанга банк вәкиле исеменнән шалтыратып, кешеләрне «сезгә кредит рәсмиләштерелгән» дип алдаудан тыш, хәзер алар акчаны контактсыз ысул белән күчерүне сорый башлаган. Әгәр дә телефонның мондый мөмкинлеге булмаса, шалтыратучылар корбанны заманча смартфон сатып алырга күндерә.

Мондый хәйләгә Чаллыда яшәүче 66 яшьлек хатын-кыз эләккән. Аңа билгесез затлар шалтыратып, аның исеменә кредит рәсмиләштерелүе турында әйткән. Алдакчылар займны гамәлдән чыгарырга мөмкин булуын, әмма моның өчен шул ук суммага – 2 миллион сумга кредит алырга кирәген әйткән. Акчаны сакларга вәгъдә иткәннәр, аларны бары тик контактсыз рәвештә резерв счетларына күчерергә генә кирәк булган.

Пенсионер ханым заманча кесә телефоны сатып алган, 2 миллион сумлык кредит рәсмиләштергән һәм күрсәтелгән реквизитлар буенча күчергән. Шуннан соң «банктан ярдәмчеләр» элемтәгә керүне туктаткан.

Бу факт буенча мошенниклык турында җинаять эше кузгатылган. Полиция хезмәткәрләре телефоннан шалтыраткан алдакчыларның абонент номерлары илнең берьюлы берничә төбәгендә – Свердловск, Волгоград, Воронеж, Ульяновск, Калуга һәм Мәскәү өлкәләрендә теркәлгән булуын ачыклаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100