news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда яшәүче ханым хәрбиләргә 50гә якын жилет бәйләгән

Чаллыда яшәүче ханым хәрбиләргә 50гә якын жилет бәйләгән
Фото: http://shahrichalli.ru/

Чаллыда яшәүче Әлфия Юткина махсус хәрби операциядә хезмәт итүче ир-егетләргә жилетлар бәйли. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Сашага 27 яшь. Теләче районыннан икән. Хәрби операциягә өлешчә мобилизация кысаларында алынган. Җәй көне ул кыска вакытлы ялга кайткан һәм беренче итеп Әлфия апасы янына кунакка килгән. Ул аны үз баласы кебек ярата, кадерли. Хәрби егет тә аны әнисе сыман кабул итә.

«Жилетларымны бәйләгәч, эченә теләкләремне язып һәркайсына хат тыгып чыктым. Әлфия апагыздан дип телефон номерымны да яздым. Ул вакытта 46 жилет бәйләгән идем. Берсеннән рәхмәт хаты килеп иреште. Сашадан. Мин бәйләгән жилетны киеп фото да җибәрде. Белсәгез иде ничек сөенгәнемне. Шуннан аралашып киттек», – дип сөйләде Әлфия Юткина.

Фото: http://shahrichalli.ru/

news_right_1
news_right_2
news_bot