Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда яшәүче Мөфтах Нуретдинов Җиңү көнен үзенең 100 яшьлек юбилее елында каршы алачак
Чаллыда Бөек Ватан сугышы ветераннарын якынлашып килүче Җиңү көне белән котлауны дәвам итәләр. Бүген рәхмәт һәм котлау сүзләрен фронтовик Мөфтах Нуретдинов кабул итте. Ветеран өчен бу ел аеруча үзенчәлекле – 9 Майны ул шәһәрнең иң өлкән яшәүчеләренең берсе статусында каршы алачак. Мөфтах Нуретдиновка июльдә 100 яшь тула.
Мөфтах Ансап улы хатыны белән бергә өч бала үстергән. Бүген аның биш оныгы һәм ике оныкчыгы бар.

«Безнең өчен ул – легенда. Нуретдиновлар нәселендә инде биш буын. Ул безне балачактан эшкә өйрәтеп үстерде: утын да кистек, өйдәге эшләрне дә эшләдек. Әти хезмәт сөючән, тырыш кешеләр итеп тәрбияләде», – дип сөйләде ветеранның улы Ленар Нуретдинов.
Яшенә карамастан, фронтовик әле бик нык. Ул түземсезлек белән Җиңү көнен көтә. Ветеран 9 майда бәйрәм парадына барырга планлаштыра.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз