Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда яшәүче күп балалы гаиләләргә тагын өч районнан җир кишәрлеге биреләчәк
Чаллының күп балалы гаиләләренә Тукай, Сарман, Зәй районнарыннан да җир бүлеп биреләчәк. Бу хакта башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов хәбәр итте. Ул районнарга чыгып, участокларны карап йөри. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Лилия Хәбибҗанова яза.
Тукай районыннан 40 участок, Сарманнан 142, Зәйдән 192 җир кишәрлеге биреләчәк. Бөтен җир кишәрлекләре дә туры, төзелеш өчен яхшы җирдә урнашкан, ди Фәрид Сәлахов. Хәзерге вакытта межалау эшләрен башлап җибәрү планлаштырыла.
Искәртик, ике атна элек Фәрид Сәлахов Әгерҗе, Менделеевск районнарына да чыкты. Анда да гаиләләргә җир кишәрлекләре әзерләнә. Әгерҗе районында 450, Менделеевск районында 178 җир бүлеп биреләчәк.
Бүгенге көндә Чаллыда җир алу өчен 6 меңнән артык күп балалы гаилә чиратта тора. Аларга кимендә 900 га җир кишәрлеге кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз