news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда яшәүче ир, юлдан читкә чыгарга кушкан өчен, машина йөртүчегә пычак белән кадаган

Тикшерүчеләр фаразлавынча, 30 апрельдә Чаллыда яшәүче 46 яшьлек ир-ат исерек хәлдә урамга этен ияртеп чыккан. Бу вакытта ерак түгел генә «Лада Калина» автомобиле хәрәкәт иткән. Машинаның йөртүчесе – 22 яшьлек егет этен иярткән иргә юлдан читкә чыгарга кушып сигнал биргән, әмма тегесе аңа игътибар бирмәгән һәм үз юлын дәвам иткән.

Нәтиҗәдә, «Лада Калина» аны урап узганда ир-ат йодрыгы белән машинага китереп суккан. Егет салоннан чыккан һәм алар арасында низаг купкан. Шул чагында исерек хәлдәге ир-ат, пычак чыгарып, машина йөртүченең күкрәгенә кадаган һәм китеп барган. Зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар, табиблар аңа медицина ярдәме күрсәткән.

Әлеге уңайдан җинаять эше кузгатылган. Ир-ат үз гаебен танымаган. Тиздән аңа карата чик кую чарасы билгеләнәчәк. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип белдерде Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100