news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда яшәүче әби Кукмарада оекбаш бәйләүчеләргә электр йон җегерләгеч бүләк иткән

Чаллыда яшәүче әби Кукмарада оекбаш бәйләүчеләргә электр йон җегерләгеч бүләк иткән
Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Чаллыда яшәүче өлкән яшьтәге ханым махсус хәрби операциядәгеләргә җылы оекбашлар бәйләүче кукмаралыларга электр йон җегерләгеч бүләк иткән. Ул телевизордан хатын-кызларның кул белән йон җегерләгәннәрен күргәч, аларның хезмәтләрен җиңеләйтергә теләгән. Бу хакта «Хезмәт даны» яза.

«Хөрмәтле, кукмаралылар! Сезне 78 яшьлек әби борчый. 15, 16 гыйнвар көннәрендә безнең «Татарстан» каналын караганда Кукмара хатын-кызларының фронтка оекбаш бәйләгәннәрен һәм орчык белән йон җегерләгәннәрен күрдем. Ә минем йон җегерләгечем электрныкы, ул инде миңа кирәк тә түгел, әгәр сезгә файдасы тисә, бик шат булыр идем», – дип хат язган ул.

Кукмараның социаль координаторы Гөлзия Хисмәтуллинага менә шундый эчтәлектәге хат һәм электр йон җегерләгеч алып киләләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot