news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда алтмышка якын кеше ял көннәрен Бумажников бульварын җыештыруга багышлады

Бу ял көннәрендә Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары һәм Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Комсомол районы администрациясе хезмәткәрләре Бумажников бульварында өмә үткәрде. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Акциядә катнашу һәм яхшы кәеф алу өчен 56 волонтер килде. Җирле халык, активистлар, оешма хезмәткәрләре, җәмәгать үзидарәләре рәисләре, Казан инновацион университетының Чаллы филиалы һәм ТИСБИ Идарә университеты укытучылары һәм студентлары 40 капчык чүп-чар җыйды.

Чара «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектының «Россия суы» акциясе кысаларында узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100