news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда яшь гаиләгә торак сертификаты тапшырылды

Чаллыда яшь гаиләгә торак сертификаты тапшырылды
Фото: Чаллы хакимиятеннән

Чаллы хакимияте бинасында яшь гаиләгә торак сертификаты тапшырдылар. Мондый бәхеткә Гариповлар гаиләсе ия булды. Алар 1 кыз һәм 2 малай тәрбияли. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

«Узган елның апрель аенда документлар җыеп гариза калдырдык. Бер ел да үтмәде, сертификат бирәчәкләре турында әйттеләр. Бик шатбыз. Яшь гаиләләргә торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирүче программа булуына рәхмәтлебез. Безнең өчен бу зур ярдәм», - ди Алсу Гарипова.

Быел Чаллыда дәүләт торак сертификатларын 47 гаиләгә тапшырырга уйлыйлар. 17 ел эчендә ул 17 гаиләгә тапшырылган.

«Әлеге программа ярдәмендә балалары булган яшь гаиләләр торак шартларын яхшырта, яңа фатирларга күченә алуы сөендерә. Бу - олы юлның башы», - диде башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов.

news_right_1
news_right_2
news_bot