Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда «Яр Чаллы – 400» симфония-фантазиясенең дөньякүләм премьерасы була
Чаллыда шәһәрнең 400 еллыгын һәм беренче автомобиль чыгарылуга 50 ел тулу уңаеннан «КамАЗ»ның юбилеен бәйрәм итү чаралары дәвам итә. Бүген Аяз Гыйләҗев исемендәге Татар дәүләт драма театрында дөньякүләм премьера була. Анда композитор Елена Анисимованың шушы юбилей даталарына багышлап милли уен кораллары оркестры өчен махсус иҗат ителгән «Яр Чаллы – 400» симфония-фантазиясе тәкъдим ителәчәк.
- Елена Анисимова – композитор, Россия һәм Татарстан Композиторлар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, сәнгать белеме кандидаты. Ул шулай ук Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең композиция кафедрасында доцент булып эшли. Симфонияне Чаллы филармониясенең милли уен кораллары оркестры башкара. Оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры – Ирек Фәйзрахманов.
«Яр Чаллы» симфониясенең дүрт өлешендә Кама буендагы шәһәрнең төзелү һәм үсеш алуының төп этаплары чагылыш тапкан. Һәр өлешнең музыканың мәгънәсен һәм эчтәлеген ачып бирә торган үз исеме бар. Музыкаль әсәр «Кама җыры» белән башлана. Ул елганың үзе кебек киң һәм мәһабәт яңгырый. Анда табигать сурәтләрен тоемларга була, чөнки суның салмак агымы, яр буендагы урманнарның сызымы һәм үзәнлек өстендәге киң күк йөзе күз алдына килеп баса», – диде «Татар-информ»га Татарстан Композиторлар берлеге рәисе Ильяс Камал.
Аның әйтүенчә, «Истәлек вальсы» дип аталган икенче өлеш тирән эмоциональ контраст тудыра. «Ул Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган Чаллы каһарманнарына багышланган. Шәһәрнең 14 меңнән артык кешесе фронтка киткән, шуңа күрә бу өлеш аларны искә алу буларак кабул ителә. Өченче өлеш – «КамАЗ» ритмнарында» – бик җанлы һәм тиз. Ул автомобиль гигантының бөтен куәтен күрсәтә», – дип аңлатты ул.
«Әсәрнең кульминациясе булып «Яңа көнгә таба» дигән финал өлеше тора. Монда композитор ике мөһим фикерне берләштерә, чөнки ул шәһәрдә яшәүче халыкларның бердәмлеген һәм каланың киләчәккә омтылуын күрсәтергә тели. Әсәргә үзенчәлекле мохитне милли бәйрәмебез – Сабантуй мотивлары өсти. Көйдә халык биюләре ритмнары җанлана, бу якты бәйрәмгә хас булган ярышлар һәм күңел ачу авазлары яңгырый. Чаллы төбәгендә җыелган фольклор мотивлары финалда яңача яңгыраш таба. Алар заманча гармонияләр белән үрелеп, традицияләрне һәм алгарышны берләштерә торган бәйрәм тойгысы тудыра», – диде Ильяс Камал.
Елена Анисимованың «Яр Чаллы – 400» симфония-фантазиясе Россия Композиторлар берлеге ярдәмендә «Ноталар һәм квоталар» программасы буенча иҗат ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз