news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда Яр буе паркы урманында үзенчәлекле балалар мәйданчыгы ясыйлар

Чаллыда Яр буе паркы урманында үзенчәлекле балалар мәйданчыгы ясыйлар
shahrichalli.ru

Хәзерге вакытта Чаллыда Яр буе паркын төзекләндерүнең беренче этабы бара. «Спорт сарае» тукталышыннан алып урманга кадәр җәяүлеләр һәм велосипедчылар юлы сузылачак. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы яза. 

«Урман янында Чаллы халкы өчен ял итү зонасы булдырылачак. Биредә кафе һәм спорт җиһазларын прокатка бирү үзәге булачак. Эскәмияләр дә урнаштырырга ниятлиләр. Хәзерге вакытта эшчеләр фундамент ясау белән мәшгуль. 2-3 көннән прокатка бирү һәм кофейня бинасын коруга керешәчәкбез», – дип сөйләде прораб Михаил Натенадзе.

Урман эчендә үзенчәлекле балалар мәйданчыгы төзелә. Аларның күбесе экологик чиста материал – агачтан ясала. Шуу элементлары гына калайдан. План буенча мәйданчык 15 сентябрьга әзер булырга тиеш. Шулай ук урман эчендә этләрне уйнату-дрессировкалау мәйданчыгы да булачак, диелә хәбәрдә. 

Исегезгә төшерәбез, Яр буе паркын төзекләндерүгә җәмәгать киңлекләре үсеше Республика программасы кысаларында 150 миллион сум бүленеп бирелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot