news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда янгынга каршы махсус режим кертелде

Чаллыда янгынга каршы махсус режим 25 апрельдән 11 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Ике атна дәвамында урманнарда учак ягу, корыган үлән, чүп-чар яндыру тыела. Шулай ук табигатьтә ачык ут өстендә шашлык кыздырырга, приотехник эшләнмәләр кулланырга ярамый.

«Яз башында аеруча коры үлән булган урыннарда сак булырга кирәк. Чаллыда мондый урыннар Промзона, Стройбаза территорияләрендә. Куркынычсызлык максатларында бакча яннарын сукалап чыгарга кирәк, ирекле дружина эшчәнлеген көчәйтергә», - дип сөйләде шәһәрнең янгын сүндерү-коткару бүлеге башлыгы Алмаз Мифтахетдинов.

Тыюларны үтәмәүчеләргә һәм хокук бозуларга штрафлар яный:

гражданнар өчен – 10-20 мең сумга кадәр;

вазифаи затларга – 30-60 мең сумга кадәр;

юридик затларга – 400-800 мең сумга кадәр.

Янгынга каршы режим кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланса, стационар телефоныннан – 01, кәрәзле телефоннан 101, 112 номерларына хәбәр итү сорала.

news_right_1
news_right_2
news_bot