news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда коткаручылар янып торган йорттан 57 яшьлек ир-атны коткарган

Чаллыда янгын сүндерүчеләр махсус битлек ярдәмендә 57 яшьлек ир-атны янган фатирдан коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә Муса Җәлил проспектындагы тугыз катлы йортта янгын чыккан. 

Матбугат хезмәте ачыклаганча, янгында зыян күргән 57 яшьлек ир-ат Чаллы БСМП хастаханәсенә озатылган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, фаҗига тәмәке тарту аркасында чыккан.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot