news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда янгын чыккан фатирдан 75 яшьлек ир-атны коткарганнар

Чаллыда Сарман трактындагы күп катлы йортларның берсендә янгын чыгуы турында хәбәр бүген төнлә килгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ачыкланганча, бишенче катта урнашкан өч бүлмәле фатирның залында һәм йокы бүлмәсендә әйберләр һәм мебельгә ут капкан.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр фатирда 75 яшьлек ир-атка юлыккан һәм аны урамга алып чыккан. Яну продуктлары белән агуланган һәм өске сулыш юллары пешкән зыян күрүчене ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар.

Хәзер дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре янгынның ни сәбәпле чыгуын ачыклый.

news_right_1
news_right_2
news_bot