news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда яңа татар мәдәнияте фестивалендә Ittifaq төркеме яңадан кушыла

Чаллыда UT FEST беренче яңа татар мәдәнияте фестивалендә Ittifaq рэп-төркеме чыгыш ясачак. Төркемнең 2016 елдан бирле чыгышлары булганы юк. Фестиваль өчен Ittifaq яңадан кушылачак. Бу хакта фестивальне оештыручы URBANTATAR берләшмәсе хәбәр итә.

Чара 13 август көнне «Азатлык» мәйданында үткәрелә.

Фестивальнең тулы программасы:

16:00-22:00 Яңа татар музыкасы концерты һәм DJ-сет.

Сәхнәдә Казанның Yummy Music инди-лейблы резидентлары (qaynar лабораториясе, УСАЛ, URTIC электрон дуэты, Juna, ОММАЖ, Ittifaq) һәм Aman Po-Kaifu Мәскәү диджее чыгыш ясаячак.

Фестиваль Чаллы маршруткаларына багышлана. 16:00 һәм 18:00 сәгатьләрдә фестивальне оештыручылар маршруткада экскурсиягә чакыра. Экскурсия ПАЗ автобусында үтәчәк. Урыннар саны чикле. Сылтама буенча теркәлергә мөмкин. 

16:00-19:00 ART LAB

Фестивальдә Чаллы маршруткаларын шәһәрнең мәдәни коды буларак күзаллаган рәссамнар лабораториясе нәтиҗәләре тәкъдим ителәчәк. Мәйданчык кысаларында:

16:30-17:30 Рәссам-иллюстратор Элина Павловадан (Ratateyka) персонаж ясау остаханәсе. Урыннар саны: 12 кеше. Теркәлү өчен сылтама.

17:40-18:20 SFERA рәсем һәм креативлык мәктәбеннән персонажлар бәйгесе

16:00-19:00 «Подросток» үзәгеннән татар орнаментлары белән киемнәрне бизәү

16:00-21:00 Дизайн-маркет

Аның кысаларында милли постерлар, десертлар, мини-бэглар тәкъдим ителә. 

Резеда Әһлиулловадан татар бизәнү әйберләре (Казан)

• tatposter татар постерлары (Арча)

• Рамилә Китабовадан балалар өчен татар китаплары (Чаллы)

• RA CERAMICS керамик кул эшләнмәләре (Кукмара)

• LAV_SHAM эко-остаханәсеннән татар язучылары һәм шагыйрьләре әсәрләренә нигезләнгән шәм һәм диффузорлар (Казан)

• Mira Ceramics чүлмәк остаханәсеннән татар сүзләре язылган савыт-саба (Казан)

• Полиэтилен пакетлардан һәм ПВХ баннерлардан ясалган BagUp брендыннан букчалар һәм башка аксессуарлар (Казан)

• «Иначе говоря» китап клубыннан китаплар, татар комикслары җыентыгы һәм тәбрикләмәләр (Чаллы)

• eko_studiya студиясеннән шәм һәм сабыннар (Чаллы)

• «Нечкәбил» татар десертлары (Чаллы)

• Чулман сәнгать һәм дизайн институтыннан татар сувенирлары (Чаллы)

• Татьяна Лепптан «Тылсым күрәм» китабы (Мәскәү/ Казан)

16:00-19:00 Балалар мәйданчыгы

Фестивальнең балалар программасын J-get клубы, SFERA рәсем һәм креативлык мәктәбе, «Грувбокс» электрон музыка мәктәбе һәм Big flawa бию студиясе әзерли. Катнашу бушлай. Вакытлары:

16.00-17.00 J-get клубыннан агачтан автобус ясау остаханәсе

16.00-19.00 SFERA рәсем һәм креативлык мәктәбеннән асфальтта рәсемнәр төшерү һәм автобусны бизәү остаханәсе

16.00-19:00 «Грувбокс» мәктәбеннән заманча электрон музыка ясау остаханәсе

18.00-19.00 Big flawa студиясеннән татар бию элементлары булган урам юнәлешләре буенча бию остаханәсе

16:00-22:00 Махсус менюлы фуд-корт

Фестиваль өчен Чаллының һәм Казанның туклану оешмалары махсус меню әзерли.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100