news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда яңа суд бинасы төзелә башлады

Чаллыда яңа суд бинасы төзелә башлады
Фото: https://shahrichalli.ru/

Чаллыда Җиңүнең 40 еллыгы урамында яңа суд бинасы төзелә башлады. Техника эшкә кереште. Бина 6 катлы булачак. 43/26 һәм 40/10А адресы буенча урнашкан җинаять һәм административ судлары бирегә күчәчәк. «Шәһри Чаллы» шул хакта хәбәр итә.

«Ике бина икенче каттан коридор белән тоташачак. Берсеннән икенчесенә шуның аша йөриячәкбез», - дип белдерделәр шәһәр суды матбугат хезмәтендә.

Суд бинасын быел ноябрьдә кулланылышка тапшырырга планлаштыралар. Объект Татарстан Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды ярдәмендә төзелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot