Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда яман шеш авыруларын яңа ысул белән дәвалый башладылар
Чаллы онкология диспансеры яман шеш авыруларын дәвалауның яңа ысулын куллана башлады. Ул брахитерапия дип атала. Әлеге процедураны «Росатом» корпорациясендә җитештерелгән яңа аппарат ярдәмендә үткәрәчәкләр. Бу турыда «Шәһри Чаллы» газетасы сайтында хәбәр ителә.
«Моңарчы мондый төр дәвалау үтү өчен 200гә якын авыруга Казанга барырга кирәк иде. Хәзер безгә Кама аръягы пациентлары безгә мөрәҗәгать итә ала», - дип белдерде диспансерның баш табибы Алмаз Хаҗиев.
Брахитерапия югары төгәллек белән нурлар ярдәмендә дәвалау мөмкинлеге бирә. Ягъни, аны кулланганда терапевтик доза тиешле урынга гына барып ирешә. Янәшәдәге сәламәт органнар һәм тукымалар нурланыш алмый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз