news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда ялга кайткан хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә фильм күрсәттеләр

Чаллыда ялга кайткан хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә фильм күрсәттеләр
Фото: http://shahrichalli.ru/

Чаллының Үзәк районы хакимияте махсус хәрби операциядә катнашучы шәһәрдәшләргә һәм аларның гаиләләренә үзенчәлекле бүләк ясады. 3 декабрьдә алар өчен түләүсез киносеанс күрсәттеләр. 300гә якын бала әниләре һәм кыска вакытлы ялга кайткан әтиләре белән шәһәр кинотеатрларының берсендә «Хоккейные папы» дигән фильм карады. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

«Чараны оештыруда финанс ярдәме күрсәткәне өчен, эшкуар Наил Сәйфуллинга да рәхмәтебезне җиткерәбез. Хәрбиләрнең гаиләләренә алга таба да төрле яклап булышачакбыз. Мондый киносеанслар һәр якшәмбедә диярлек уза. Яңа ел каникулларында, узган көзге каникуллардагы кебек үк, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен башка төр чаралар да үткәрергә ниятлибез», - дип белдерде Үзәк районы хакимияте башлыгы Эдуард Фәттахов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100