Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучы өйләнгән
Бүген Чаллының Тантаналар сараенда махсус хәрби операциядә катнашучы белән аның сөйгәненең никахын теркәү тантанасы узды. Фотолар автошәһәр мэриясе Телеграм-каналында чыкты.
Хәрби ялга кайтты һәм яшьләр мөнәсәбәтләрне законлаштырырга булды, диелә хәбәрдә.
Яшь парны шәһәрнең Автозавод районы башлыгы Винер Харисов котлады. Яшь гаиләгә чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр тапшырдылар, бик күп җылы сүзләр әйттеләр.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында шимбә киңәшмәләренең берсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов районнар башлыкларына отпуск алган мобилизацияләнгән ир-атларны лаеклы каршы алырга кушты. Ул шулай ук хәрбиләрнең якыннарына туганнары кайтканда ял алырга, ә балалар өчен дистанцион белем бирүне оештырырга ярдәм итәргә кирәклеген әйтте.
Федераль Җыенга юллама вакытында Россия Президенты Владимир Путин сүзләренчә, хәрбиләр ярты елга бер тапкыр ял итәргә тиеш. Кыска вакытлы ял, юлга киткән вакытны исәпкә алмыйча, 14 көннән дә ким булмаска тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз