news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда хирурглар пациентның корсагыннан өч сантиметрлы энә алган

Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе хирурглары хатын-кызның корсагындагы энәне алган. Бу хакта хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

31 яшьлек хатын-кыз БСМПга мөрәҗәгать иткән һәм эче авыртуга зарланган. Табиблар пациентның корсак куышлыгында өч сантиметрлы энә тапкан. Энә хатын-кызның уникебармаклы эчәген тишкән булган. Операция вакытында энә кисәкләргә таркала башлаган.

Хирурглар чит предметны зур кисемнәр ясамыйча гына тишекләр аша чыгарган. Операция 20 минут дәвам иткән. Хәзер хатын-кыз табиблар күзәтүендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot