news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда хәрбиләрнең яңа туган балаларын өйләренә озаттылар

Чаллыда хәрбиләрнең яңа туган балаларын өйләренә озаттылар
Фото: Чаллы шәһәр хакимияте сайтыннан

Махсус хәрби операция зонасындагы ир-егетләр Алмаз Зарипов белән Илназ Имамов гаиләләрендә шатлыклы вакыйга: аларның сабыйлары туды. Бүген Кама балалар медицина үзәгендә нәниләрне өйләренә озату тантанасы булды. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Илназ кыска вакытлы ялга кайткан. Ул баласын каршыларга үзе килде. Бу чарада гадәттәгечә шәһәр мэры Наил Мәһдиев, җитәкчеләр дә катнашты.

Мэр сабыйларның әниләренә бүләкләр һәм 100 мең сум акча тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot