Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда хәрбиләрнең туганнарына Батырлык орденнарын тапшырдылар
Чаллының Тантаналар сараенда махсус хәрби операция барышында һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды. Батырлык орденнар һәм медальләр белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев бүләкләде.
Батырлыгы югары бүләк белән билгеләп үтелгән хәрбиләр арасында – Днепр һәм Лисичанскины узган, алгы сызыкта хәрби бурычлар үтәгән хәрби хезмәткәр булды. Сеңлесе Эльвира һәм әнисе Гөлсинә аның хезмәткә китү турында карар кабул итүе көтелмәгән хәл булды, дип искә алды. Моңарчы ул тимерчелек заводында токарьдан директорның сыйфат буенча урынбасары вазифасына кадәр һөнәри юл үткән. 2022 елның июлендә Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзегән.
«Әнигә өч айга командировкага барам, дип кенә әйтеп китте. Әмма ул бераздан сизенә, шикләнә башлады», - дип сөйли Эльвира.
Туганнары аның алгы сызыкта хезмәт итүен аңлагач, һәрьяклап ярдәм итәргә тырышкан.
«Без аның батырлыгы һәм кыюлыгы белән горурланабыз. Ул башкалар артына посып калмады, хәрби бурычлар үтәргә китте. Ул эрудицияле кеше иде, хәтта окопларда да китаплар укырга вакыт таба иде, дип сөйли хезмәттәшләре», – дип истәлекләре белән уртаклаша геройның якыннары.
Чаллыдан 38 хәрби хезмәткәр үлгәннән соң дәүләт бүләкләренә лаек булды. Алар арасында – Яр позывнойлы хәрби. Аның әтисе Сергей улының алгы сызыкка бару нияте турында сөйләмәвен искә алды. Машинада хат кына куеп калдырган. Ростовка барып җиткәч кенә карары турында хәбәр иткән.
«Ул – минем горурлыгым. Без аның белән гел аралашып тордык. Биремнәргә киткәндә һәрвакыт хәбәр итә иде. Ул снайпер иде, сроклы хезмәт узды, аннары фронтка кире барырга булды», – дип сөйләде һәлак булган хәрбинең әтисе.
Сезнең ирләрегез, улларыгыз, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз чын геройлар булып мәңгегә хәтердә калачак, дип мөрәҗәгать итте Мәһдиев һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә.
«Аларның исемнәре Мәңгелек ут янындагы хәтер мемориалына кертеләчәк», - диде ул.
Чара һәлак булган Ватанны саклаучылар истәлегенә бер минутлык тынлык белән тәмамланды.
Элегрәк Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашты. Татарстан җитәкчесе республикадан махсус хәрби операциягә 38 169 мобилизацияләнгән кеше һәм контрактчы китүе турында сөйләде.
«Бездә 15 Россия Герое бар, шуларның җидесенә бу исем үлгәннән соң бирелде. Республикадан 1829 хәрби хезмәткәр Батырлык ордены белән бүләкләнде», – диде ул.
Материал Лилия Гатина катнашында әзерләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз