news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда хәрбиләрнең балалары «Мастеровые» драма театрында Мэр чыршы бәйрәмендә катнашты

Чаллыда хәрбиләрнең балалары «Мастеровые» драма театрында Мэр чыршы бәйрәмендә катнашты
Фотоны Эльмира Гайнетдинова тәкъдим итте

Чаллыда «Мастеровые» рус драма театрында «День рождения кота Леопольда» спектакле премьерасы булды. Тамашаны беренчеләрдән булып махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары карады. Театрга бару шәһәрдә Яңа ел алдыннан уза торган «Мэр чыршы бәйрәме» программасының бер өлеше булды,

Спектакль алдыннан балалар өчен интерактив программа оештырылды. Кызлар һәм малайлар җитезлек, тизлек һәм төгәллектә ярышты, уеннарда һәм конкурсларда катнашты.

Бәйрәмгә хәрбиләрнең гаиләләре, шул исәптән кыска вакытлы ялга кайткан хәрби хезмәткәрләр килде. Лето позывнойлы хәрби чарада хатыны һәм өч баласы белән катнашты.

«Шәп! Бик яхшы оештырганнар. Мин бик шат. Ялга кайткан чагыма туры килде. Мин үзем танк батальоныннан, медицина хезмәткәре», - дип сөйләде ул.

«Мэр чыршы бәйрәме» чаралары Чаллыда 23 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Чараларда 9 меңнән артык бала – яхшы билгеләргә укучылар, активистлар, шулай ук махсус хәрби операция катнашучыларының балалары катнашачак, дип көтелә.

Ата-аналар билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар балаларга шатлык һәм бәйрәм кәефе бүләк итә.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев ассызыклаганча, хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм итү өстенлекле бурычларның берсе булып кала.

«Яңа ел – ул гаилә бәйрәме. Чаллы шәһәре – зур гаилә. Без әтиләре махсус хәрби операция зонасында булган балаларыбызны игътибарсыз калдыра алмыйбыз», - дип билгеләде ул.

Фотоларны Эльмира Гайнетдинова тәкъдим итте.

Материал Эльмира Гайнетдинова катнашында әзерләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot