news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда хәрбиләргә Дәүләт бүләкләре тапшырылды

Чаллыда хәрбиләргә Дәүләт бүләкләре тапшырылды
Фото: Чаллы шәһәр хакимияте сайтыннан

Чаллы шәһәр мэры Наил Мәһдиев хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен Россия Федерациясе Президенты карары нигезендә подполковник Рөстәм Имаметдинов белән рядовой Дмитрий Талапинга «Батырлык» ордены, Россия Саклану министрлыгы боерыгы буенча ефрейторлар Илнар Хәйруллин белән Данат Хамбаловны икенче дәрәҗәдәге «Хәрби батырлык өчен» медале белән бүләкләде. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Каһарман якташларыбызны зал тулы тамашачылар аягүрә басып алкышлады.

«Илебезне җир йөзеннән сөртеп ташларга тырышу очраклары һәрвакыт булды. Әмма бабаларыбыз, әтиләребезнең фидакарь көрәше нәтиҗәсендә без Ватанны саклап калдык һәм көчле дәүләттә яшибез. Бөек Ватан сугышы ветераннары, рәхмәт Сезгә. Сезнең традицияләрне кайнар нокталарда хезмәт иткән егетләр дәвам итте. Бүген асыл ир-егетләребез махсус операциядә хәрби бурычларын үти. Без андагы хәлләрне беләбез һәм сүзебез, гамәлләребез аша армия белән халыкның бердәмлеген дәлиллибез», - диде ул үзенең чыгышында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100