Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда хәрбиләргә автомобиль һәм дроннарга каршы корал тапшырдылар
Чаллы, Тукай һәм Минзәлә районы эшмәкәрләре хәрбиләргә автомобиль һәм дроннарга каршы корал тапшырды. Чарада хәрби операция зонасыннан ялга кайткан хәрби һәм Россиянең Кораллы көчләр полковнигы, махсус хәрби операциядә катнашкан Шамил Әюпов катнашты. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.
Эшмәкәрләр исеменнән Тукай районы Советы депутаты Альфир Маннанов хәрбигә яңа автомобиль машинасы ачкычын һәм дроннарга каршы коралны тапшырды. «Иң мөһиме егетләребез исән-сау җиңү белән кайтсын. Без ярдәм итеп торачакбыз. Моңа кадәр шулай ук 2 машина, запас частьләр, бронежилетлар һ.б җибәрдек. Сүз уңаеннан «Титан-16» дип аталучы әле жилетлар бездә Чаллыда җитештерелә», – диде ул.
Шулай ук, Ватан-Ана мемориалы каршында үткән тантаналы чарада махсус хәрби операциядәге солдатларга һәрдаим ярдәм итеп торучы эшмәкәрләргә медальләр тапшырдылар. Алар - Альфир Маннанов, Таһирҗан Шәрипов, Гамил Ахунов, Рафаэль Галиуллин.
«Без эшмәкәрләр буларак күптәннән дус булып яшибез. Махсус хәрби операция башлангач та бергәләп ярдәм итәргә алындык», - дип уртаклашты Альфир Мулланурович.
Эшмәкәр Альфир Маннанов 4 ел Тукай районы Советы депутаты булып тора. Бүгенге көндә гуманитар ярдәм җибәрү белән беррәттән Боерган авыл җирлегендә яшәү шартларын яхшырту буенча эшләр алып бара. «Су скважинасы куйдырдык, хәзер менә су челтәрләрен алыштыру белән мәшгүльбез. Шул ук вакытта юлларны, зияратларны тәртипкә китерәбез. Мөмкин кадәр барлык эшләрдә дә үз өлешемне кертергә тырышам», - ди ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз