news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда хәрби хезмәткәрләр балалары өчен мэрның беренче Яңа ел чыршысы булды

Чаллыда хәрби хезмәткәрләр балалары өчен мэрның беренче Яңа ел чыршысы булды
Автокаланың мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе

Чаллыда мэрның Яңа ел чыршысы бәйрәме чаралары башланды. Бәйрәмнәр шәһәрнең төрле учреждениеләрендә узачак, бу юлы балалар «Мастеровые» рус драма театрында Яңа ел әкиятендә булды. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Телеграм-каналында бәйрәм фотолары белән уртаклашты.

«Укуда, спортта, иҗтимагый тормышта уңышларга ирешкән мәктәп укучыларын «Мастеровые» рус драма театрының яңа бинасына чакырдым. Алар белән бергә без тарихка кереп баручы 2022 елга нәтиҗә ясадык һәм Яңа елга теләкләр уйладык», - дип язган Автошәһәр башлыгы.

Театрның яңа бинасын гирляндалар белән бизәделәр, ә яшь тамашачыларны Яңа ел чыршысы һәм аниматорлар каршы алды.

Тамаша алдыннан Чаллы мэры Наил Мәһдиев балаларны сәламләде һәм аларның казанышларын билгеләп үтте. «Сезнең тырышлыгыгыз, укытучы, остаз, тренер һәм ата-аналарыгыз ярдәме белән сез укуда, спортта, мәдәнияттә билгеле бер биеклеккә ирешә алдыгыз. Сезгә кызыклы булган барлык өлкәләрдә без әти-әниләр белән сезнең уңышларыгыз белән горурланабыз», – диде ул.

Бәйрәм кунакларына - аз тәэмин ителгән гаиләләр балаларына, хәрби хезмәткәрләрнең балаларына, иҗтимагый оешмалар активистларына һәм уку алдынгыларына «Алиса, беги!» спектаклен тәкъдим иттеләр.

Спектакльдән соң барлык балалар да татлы бүләкләр алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100