Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда волонтерлар махсус операция хәрбиләре өчен 100 килограмм чәк-чәк әзерләгән
Чаллы волонтерлары махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен 100 килограмм чәк-чәк әзерләгән. Бу хакта «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонында волонтер Мәдинә Мөхәммәтҗанова сөйләде.
Корреспондент Лилия Гатина Чаллыдагы сайлау участокларының берсендә волонтер Мәдинә Мөхәммәтҗанова турында сөйләде. Хатын-кыз гуманитар ярдәм җыя һәм алгы сызыктагы хәрбиләр өчен татлы күчтәнәчләр әзерләүче төркемне җитәкли.
«Шушы көннәрдә без командабыз белән 100 килограмм чәк-чәк пешердек. Ул киләсе атнада егетләргә җибәреләчәк. Мин буш кул белән килмәдем – сайлау комиссиясе вәкилләрен чәк-чәк белән сыйлыйсым килә», - дип уртаклашты волонтер.
Бүген хатын-кыз сайлау участогына тавыш бирү өчен килгән. Үзе белән оныкларын да иярткән.
«Татарстан – минем Ватаным, минем ата-бабаларым, минем гаиләм. Без оныкларыбызга патриотик тәрбия бирәбез. Чәчәк ат, минем Татарстаным! Мин үз республикамны бик яратам!» - дип өстәде ул.
Сайлау комиссиясе рәисе Алмаз Нурмөхәммәтов комиссиядә инде беренче ел гына эшләмәве турында сөйләде.
«Бу сайлаулар үзенчәлекле. Югары интенсивлык күзәтелә – иртәнге 7:00 сәгатьтә тавыш бирү интенсив башланып киткән иде, халык һаман шулай ук актив килә. Сайлаулар штат режимында уза, муниципалитет безне сакчылар белән тәэмин итте. Янгын сүндерү хезмәтләре дә бар. Барысы да алдан ук тикшерелде. Хәзерге вакытта без тавыш бирергә килүчеләр саны 40 проценттан артык булыр, дип көтәбез», – дип уртаклашты ул.
Бүген, 14 сентябрьдә, Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне уза. Республика халкы Татарстан Рәисен сайлый. Шулай ук 18нче номерлы Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутаты һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутат сайлана.
Татарстан Рәисен сайлауларда дүрт кандидат катнаша (алфавит тәртибендә): Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе») һәм Руслан Йосыпов (ЛДПР).
Муниципаль сайлауларда катнашучыларның рекордлы саны теркәлгән – 11,4 меңнән артык кандидат. Алар арасында төп партияләр вәкилләре һәм үз-үзен тәкъдим итүче буларак катнашучы 2,6 меңнән артык кеше.
Татарстанда тавыш бирү өчен 2752 участок ачылды. Участоклар 7:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 14 сәгатьлек «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафоны уза. Ул 22:00 сәгатькә тәмамланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз