Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда Виктор Цойны искә алу концерты август аена күчерелгән
Чаллыда совет рок-музыканты Виктор Цойның 60 еллыгына багышланган концерт август аена күчерелгән. Автошәһәр башкарма комитетының мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе башлыгы Римма Мөхәммәтҗанова үзенең Telegram-каналында шул турыда хәбәр итте.
«Оештыручыларның теләк һәм тәкъдиме белән концерт август аена күчерелгән, датасын вакыйга көне алдыннан хәбәр итәрбез. Оештыручылар фестивальне Мәдәният идарәсе белән берлектә тагын да масштаблырак итәргә карар кылды», – дип хәбәр итте Мөхәммәтҗанова.
Элегрәк социаль челтәрләрдә концерт башкаручының репертуары аркасында булмый дигән мәгълүмат таралган иде. «Перемен требуют наши сердца», «Пачка сигарет» һәм башка композицияләр хакимият шиге астына эләкте мәгънәсендәге имеш-мимешләр чыкты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз