news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда урын өстендә ятучы кешеләр өчен пансионат ачылды

Чаллының ГЭС бистәсендә «Ярдәм» пансионаты ачылды. Ул үзен карый алмаучы, урын өстендә ятучы кешеләр өчен исәпләнгән. Пансионатны ачу тантанасында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Сәлахов катнашты. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Пансионатның хуҗасы – Полина Петрова. 8 ел элек ул караучылар-сиделка хезмәтен оештырган булган. Татарстанның 22 районында, Владимир, Пенза өлкәләрендә өй шартларында хезмәт күрсәткән. Тора-бара ул урын өстендә ятучыларга тәүлек дәвамында игътибар кирәк дигән фикергә килгән. Узган ел ул идеясе турында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка да җиткергән һәм хуплау тапкан. Чаллы җитәкчеләре ярдәм кулы сузган - 40 сутый җир биргән.

1 ел эчендә Полина Петрова ире Владислав белән пансионат төзеп җиткергән. Максатын тормышка ашыру өчен 35 млн сум акча сарыф ителә. «Күбесе хәзер эштә булу сәбәпле, урында ятучы туганнарына тиешенчә игътибар күрсәтә алмый. Үз балалары, гаиләләре булса, тагын икегә бүленергә туры килә. Җитешмиләр. Әлеге пансионатта бөтен уңайлыклар да тудырылган», - ди Полина Петрова.

Пансионат 37 кешегә исәпләнгән. Алар тәүлек дәвамында караулы булачак. «Көненә 5 тапкыр ашатабыз. Юындырабыз. Лицензия алгач, медицина хезмәте дә күрсәтә башлаячакбыз. Психиатр, гериатр, онколог һәм хирург эшләячәк. Биредә үк процедуралар кабинеты да булачак», - ди пансионат хуҗасы.

«Ярдәм» пансионатында бөтен җирдә видеокамералар урнаштырылган, кергәндә сакчы утырачак. Ярдәм кирәккән очракта, авыру кеше төймәгә басып караучыны чакырта ала. Бүлмәләр кешенең никадәр авыр хәлдә булуына карап ясалган. Бәдрәф, душ бүлмәләре, ашханә, ял итү зонасы - барысы да заманча һәм «уңайлы мохит» программасы кысаларында җиһазландырылган.

«Пансионатта урыннар 70 процентка тулы инде. Мондый хезмәткә ихтыяҗ зур. Шуңа күрә территориядә тагын шундый бер бина төзергә планлаштырабыз. Аның янында бакча ясаячакбыз. Пансионатта яшәүчеләр яшелчәләр, чәчәкләр үстереп күңелләрен күрә алачак», - ди Полина Петрова. Иң мөһиме – пансионатка теләсә кайчан килеп, туганыңның хәлен белеп була.

Социаль проектны Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Сәлахов та югары бәяләде. «Шәһәребездә шундый битараф булмаган кешеләр яшәве сөендерә. Мондый эшкә бөтен кеше дә алына алмый. Пансионатта эшләүчеләр олы йөрәкле кешеләр дип әйтер идем. Монда сабырлык та, тыңлый белү сыйфатларына ия булырга кирәк», - диде ул.

Яңа пансионатта хезмәтләр түләүле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100