news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда урам узышлары вакытында булган юл һәлакәтенең видеосы чыкты

Җомга кичендә Чаллыда законсыз урам узышлары вакытында булган авария видеокамерага эләккән. Роликта әлеге узышларны карарга җыелган кешеләр төркеме күренә.

Кайсыдыр мизгелдә Audi автомобиленең йөртүчесе, кисәк кенә зур тизлек җыеп, туры юл буйлап җилдергән. Бераздан ул узышчы алдыннан ук сулга борылган Toyota автомобиленә яннан килеп бәрелгән.

«Татар-информ» агентлыгы Чаллыда законсыз узышлар вакытында кеше үлеменә китергән авария булуы хакында элегрәк хәбәр иткән иде. Нәтиҗәдә, Toyota автомобиленең йөртүчесе һәлак булган. Төрле тән җәрәхәтләре алган Audi шоферын хастаханәгә озатканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot