news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда уңайлы ярминкә мәйданчыклары ясадылар

Чаллыда уңайлы ярминкә мәйданчыклары ясадылар. Бу максатларга республика бюджетыннан 40 млн сумнан артык акча сарыф ителде. «Шәһри Чаллы» сайтында Илшат Солтанов шул хакта яза.

Чаллының «Төзүчеләр» стадионы янында авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздыру өчен махсус корылмалар ясадылар. Каплаулы түбә астында урнашкан әлеге мәйданчыкларга өстәлләр, эскәмияләр урнаштырдылар, яктыркычлар куйдылар.

Шундый ук махсус сату урыны шәһәр ипподромы мәйданында да булдырылды. Бу максатка республика бюджетыннан 40 млн сумнан артык акча сарыф ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot