news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда Украинадан күченеп килгән ханым бала тапкан

Луганск өлкәсендә яшәгән гаилә Чаллыга мартта күченгән.

Чаллыда Украинадан күченеп килгән ханым бала тапкан
Кама балалар медицина үзәге матбугат хезмәте

Яр Чаллының Кама балалар медицина үзәгендә Украинадан мәҗбүри күченеп килгән ханым төнге сәгать 2 тулып 5 минутта малай тапкан. Бу хакта медицина учреждениесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Юлия һәм Сергей гаиләсендә бу икенче бала, аңа Александр дип исем кушканнар. Беренче балалары Мариягә 13 яшь.

Украинада Луганск өлкәсендә яшәгән гаилә Чаллыга мартта күченгән. Кичергән авырлыкларга, озак юлга карамастан, балага зыян килмәгән, ул сау-сәламәт булып туган.

Гаилә перинаталь үзәккә рәхмәтен җиткерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot