news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда «Йорт янында – эш» проекты буенча яңа җитештерү эшен башларга җыеналар

Чаллыда  «Йорт янында – эш» проекты буенча яңа җитештерү эшен башларга җыеналар
Фото: https://nabchelny.ru

Чаллыда «Йорт янында – эш» проекты буенча яңа җитештерү эшен җайга салып җибәрергә уйлыйлар. Аның кысаларында транспорт чаралары өчен кабель-жгут продукциясе җитештерергә җыеналар. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Бу эшләргә якынча 150 кешене җәлеп итәргә исәп тоталар. Нигездә, әлеге проект төрле сәбәпләр аркасында, сәнәгать зоналарына йөри алмаучы гражданнарны – балалы хатын-кызларны, инвалидларны, пенсионерлар һәм студентларны эшле итү максатыннан гамәлгә куела.

news_right_1
news_right_2
news_bot