news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда трамвай түбәсендә балалар белән видеодан соң полиция тикшерү үткәрә

Чаллыда трамвай түбәсендә йөргән балаларны видеога шаһитлар төшергән. Кадрларда күренгәнчә, өч яшүсмер тукталышларның берсенең түбәсеннән трамвайга сикерә. Авторлар билгеләп үткәнчә, мондый сәфәр фаҗига белән тәмамланырга мөмкин.

«Татар-информ»га Чаллы полициясендә сөйләүләренчә, видео социаль челтәрләр мониторингы вакытында табылган, шуннан соң тикшерү оештырылган. Аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot