news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда төзүчеләрне пылау белән сыйладылар

Чаллыда төзүчеләрне пылау белән сыйладылар
Фото: https://shahrichalli.ru/

Чаллыда «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында быел 71 ишегалды төзекләндерелә. Шуның 8е яңа шәһәрнең 39нчы бистәсендә. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Зөлфия Галим хәбәр итә.

Үзәк районда төзекләндерү эшләре барышын район башлыгы Эдуард Фәттахов даими контрольдә тота. Ул үзенең чыгышында район халкының хезмәт кешеләренә карата яхшы мөнәсәбәттә булуын әйтте. Төзүчеләрне пылау, пироглар белән сыйлау матур гадәткә әйләнеп баруын искәртте.

«Төзүчеләр бик тырышып эшли. Тиздән 39/06 йорты ишегалды танымаслык булып үзгәрәчәк. Биредә эскәмияләр, заманча балалар мәйданчыклары, җәяүлеләр һәм инвалидлар өчен җайлы, якты юллар барлыкка киләчәк. Төзүчеләр биредә яшәүчеләрнең теләкләрен искә алып эшли. Актив шәһәрдәшләр тырышлыгы белән аларны тәмле пылау, чәкчәк, пироглар белән сыйлыйбыз. Төзекләндерү эшләре тәмамлангач, бәйрәм дә уздырабыз», – диде «39нчы комплекс» территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Мәдинә Мөхәммәтҗанова.

Төзүчеләрнең эшен карарга башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов, ТР Дәүләт Советы депутаты Олег Николаев, Үзәк район башлыгы Эдуард Фәттахов та килгән иде.

Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов «Безнең ишегалды» программасы өчен Татарстан Рәисенә рәхмәт әйтте. Төзүчеләргә дә хөрмәтен белдерде. «Мин үзем дә асфальт җәйгән кеше. Бу кызуда бу эшнең авырлыгын беләм. Чаллы халкы да төзүчеләрнең хезмәтен аңлый. Сезне тәмле итеп төшке аш белән сыйлыйлар. Актив шәһәрдәшләргә, төзүчеләргә рәхмәт», – диде ул.

Ул тракторчы Зөлфәт Сәлаховка Рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100