Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда Теннис үзәге төзергә планлаштыралар
Чаллыда яңа спорт объекты – Теннис үзәге төзергә планлаштыралар. Проектны бүген шәһәрнең инвестицион советы утырышында «Теннис үзәге» компаниясе тәкъдим итте.
Комплекс ябык булачак. Бу ел әйләнәсе шөгыльләнергә мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук үзәк янындагы территория төзекләндереләчәк. Объектның гомуми мәйданы 3,1 мең квадрат метр тәшкил итәчәк. Спортчылар өчен биш ябык һәм алты профессиональ өслекле ачык корт булдырылачак.

Үзәк базасында балалар һәм зурлар өчен даими тренировкалар һәм спорт секцияләре оештыру, төрле дәрәҗәдәге ярышлар уздыру планлаштырыла. Комплекс контроль-үткәрү пункты һәм 57 машинага исәпләнгән парковка белән җиһазландырылачак.
Территория җәяүлеләр өчен уңайлы итеп ясалачак, үсемлекләр утыртылачак.

Проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 20гә якын яңа эш урыны булдырылачак. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев инициативаны югары бәяләде.
«Объект шәһәргә кирәк. Без аны һичшиксез хуплаячакбыз. Комплекска Чаллыда яшәүчеләр арасында ихтыяҗ зур булачак», - дип билгеләде шәһәр башлыгы.

Фото һәм эскизлар: Чаллы шәһәре мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз