news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда телевизорны ломбардка тапшырган өчен кисәтү ясаганнан соң улы әтисен үтергән

Татарстанда 21 яшьлек Чаллы кешесе әтисен үтерүдә шикләнелә. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

62 яшьлек ир-атның мәетен 4 август иртәсендә Автокаланың 38нче комплексындагы бер йортта табып алганнар. Моннан тыш, хастаханәгә аның корсагы пычак белән яраланган 61 яшьлек хатынын китергәннәр.

Әлеге җинаятьтә шикләнелүче – ир белән хатынның 21 яшьлек улы тоткарланган. Тикшерү фаразлавынча, Казандагы бер көллияттә белем алучы егет каникулда әти-әнисе янына кайткан. Аның комарлы уенчы булуы да билгеле – ул букмекер контораларында ставкалар куя. 3 августта эштән кайткан әтисе өйдән телевизорның юкка чыгуын күреп алган. Аны егет ломбардка тапшырган дип фаразлана. Ата белән улы арасында бәхәс купкан. Егет, пычак алып, әтисен чәнчеп үтергән, аннары әнисен яралаган. Шуннан соң аларның 400 мең сум акчасы булган банк картасын алган, яралы әнисен хастаханәгә илткән һәм качарга ниятләгән.

Полицейскийлар җинаятьче качып китәргә уйлаган автомобильне ачыклаган һәм егетне тоткарлаган. «Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Якын арада егеткә карата чик кую чарасы билгеләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100