news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда Татарстанның халык рәссамы Мәдияр Хаҗиевның күргәзмәсе ачылды

Яр Чаллы шәһәренең Картиналар галереесында Татарстан Республикасының халык рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, шәһәрнең Мактаулы гражданины һәм югары квалификация категорияле укытучы Мәдияр Хаҗиевның шәхси картиналар күргәзмәсе ачылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иҗат бәйрәменә килгән рәссамнар, язучылар, җәмагатьчелек бу мәдәни чараны чыгышлары, тәбрикләүләре, бүләкләре белән ямьләделәр.

Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы җирле үзидарә җитәкчесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, күренекле әдип Факил Сафин әдәбияттагы хезмәттәшлеге өчен, Мәдияр Хаҗиевка Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан чыгарылган Истәлек Медале тапшырды.

Бу картиналар Яр Чаллы картиналар галереесына бүләк ителәчәк. Мадияр Шәрип улына хезмәте, таланты һәм Яр Чаллы шәһәренең мәдәни мирасына керткән өлеше өчен рәхмәт белдерәбез, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot