news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда Татарстанда нәшер ителәчәк яңа сүзлекләр турында сөйләделәр

Чаллыда Татарстанда нәшер ителәчәк яңа сүзлекләр турында сөйләделәр
Фото: http://shahrichalli.ru/

Татарстан галимнәре берничә яңа сүзлек төзегән. Аларның берсе русча-татарча аңлатмалы этнонимнарны тупласа, икенчесе «Баш хәрефтәнме, юл хәрефеннәнме?» дип аталган орфографик сүзлек. Бу хакта бүген Чаллыда Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимәсе, филология фәннәре кандидаты, сүзлекче Эльвира Сафина хәбәр итте. Бу хакта «Шәһри Чаллы» яза.

Башкала кунагы шәһәрнең 52нче мәктәбендә 22 ноябрь - Россиякүләм сүзлекләр көненә багышланган чарада катнашты.

«Еш кына төрле язмаларда, журналистларның материалларында милләт атамаларының исемнәре дөрес язылмавы күзәтелә. Моннан тыш, ике-өч сүздән торган дәүләт оешмалары атамалары язылышы да кайберәүләрдә авырлыклар тудыра. Берничә ел дәвамында төзелгән сүзлекләребез мондый төгәлсезлекләрне булдырмаска ярдәм итәр дип уйлыйбыз», - дип белдерде галимә.

Шулай ук Эльвира Сафина, мәктәп укучыларын һәм укытучыларны татар сүзлекләре тупланган электрон фонд белән дә таныштырды. Бүгенге көндә анда 51 сүзлек урын алган. Аннан интернетка чыгу мөмкинлеге булган һәркем бушлай файдалана ала. Биредә сүзләрнең дөрес язылышы, аңлатмасы, тәрҗемәсе һ.б. хакында мәгълүмат бирелә.

Чарада башкала кунагының иҗади эшчәнлеге хакында да сүз барды. Мәгълүм булганча, Эльвира ханым күп кенә популяр җырлар авторы буларак та билгеле. Алар Салават Фәтхетдинов, Гүзәл Уразова, Филүс Каһиров кебек танылган артистлар репертуарында урын алган. Кичәдә катнашкан Татарстанның атказанган артисты Илнур Гомәров, җырчы һәм композитор Гөлназ Закирова, Зөһрә Вәлиуллина да шагыйрә сүзләренә язылган җырларны башкарды. Мәктәп укучылары да авторны шигырьләрен укып куандырды.

Фото: http://shahrichalli.ru/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100