news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда Татарстан ЗАГСының элеккеге башлыгы тоткарланган

Чаллыда Татарстан ЗАГС идарәсенең элеккеге башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина тоткарланган. Бу вакыйга әлеге ведомство җитәкчелегенә карата үткәрелә торган тикшерү эшенең дәвамы булды, дип хәбәр итә РБК.

Басма мәгълүматларыннан күренгәнчә, Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең аеруча мөһим эшләрне тикшерү буенча 6нчы бүлеге Нигъмәтуллинага карата җинаять эше кузгатты. Ул «мошенниклык» һәм «вазифаи вәкаләтләрен арттыру» маддәләре буенча җинаять кылуда шикләнелә.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, 2020 елда Нигъмәтуллина һәм аның кул астында эшләүчеләр Татарстанның ЗАГС идарәсе архивын цифрлаштырган өчен законсыз рәвештә премияләр алган. Түләүләрнең төгәл күләме һәм китерелгән зыянның масштабы хакында әлегә хәбәр ителми.

news_right_1
news_right_2
news_bot