Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда татар яшьләре форумы узды
11 ноябрь көнне Чаллы шәһәренең «Нур» үзәгендә татар яшьләре форумы узды. Әлеге чарада Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисенең урынбасары Тимерхан Шәйхетдинов, Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат сәркатибе Айзилә Абдрахманова һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумынең проектлар кураторы Ләйсән Фәхриева катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара барышында Тимерхан яшьләрне форумның проектлары белән таныштырды, аларның эшчәнлеге, максатлары һәм киләчәк планнары турында сөйләде. Ләйсән проектлар ясау буенча остаханә үткәрде. Яшьләр проект эшләүнең төп этаплары, идеяне тормышка ашыру ысуллары һәм команда белән эшләү серләре белән танышты. Айзилә исә катнашучылар өчен кызыклы квиз оештырды. Уен форматындагы бу чара яшьләрнең белемнәрен сынауга, зиһеннәрен чарлауга һәм бер-берсе белән якыннанрак танышуга ярдәм итте.
Әлеге чара татар яшьләрен берләштерү, аларның иҗади потенциалын ачу һәм актив тормыш позициясен формалаштыру максатыннан оештырылды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз