news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда Татар яшьләре форумы була

24 һәм 25 октябрьдә Чаллының «Нур» яшьләр үзәгендә Татар яшьләре форумы узачак. Анда шәһәр студентлары катнаша. Әлеге чара татар халкының милли үзенчәлеген, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау, яшьләрнең игътибарын татар теленә юнәлтү, аны үстерүгә җәлеп итү максатыннан оештырыла. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Программа кысаларында студентлар проектлары өстендә эшләячәк, төрле мастер-классларда («Хореография»; «Театр серләре»; «Вокал»; «КВН»; «Ораторлык осталыгы»; «Милли мәдәният элементлары белән бизнес») катнашачак, татар халкының милли традицияләрен һәм уеннарын искә төшерәчәкләр.

Яшьләр үз проектларын «Мизгел» милли-мәдәни клубы ярдәмендә ел дәвамында гамәлгә ашыра алачак.

Форумның икенче көнендә, 25 октябрьдә, мастер-класслар барышында алган белемнәрне гамәлдә күрсәтәчәкләр. Җиңүчеләрне бүләкләр һәм дипломнар көтә.

Искәртик, форум башкарма комитетның яшьләр белән эшләү идарәсе тарафыннан «Мизгел» милли-мәдәни клубы һәм «Нур» яшьләр үзәге ярдәмендә оештырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot