news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда татар теле укытучылары семинары булды

Чаллының 28нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен төбәкара семинар узды. Чарада «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә уку грамоталылыгын формалаштыру» темасы күтәрелде. Шулай ук мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары ачык дәресләр, мастер-класслар күрсәтте. Дәресләрдә укучыларны укуга кызыксындыру, әсәрләргә мәхәббәт уяту максатыннан төрле алымнар файдаланылды. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Семинарда катнашучыларга концерт номерлары да күрсәтелде. Рус мәктәбендә белем алучы балаларның гармунда, курай һәм гитарада уйнаулары кунакларның күңеленә хуш килде.

Чарада катнашучыларны мәктәп кысаларында эшләүче музей эшчәнлеге белән дә таныштырдылар. «Палеонтология», «Сугыш чоры геройлары», «Татар өе», «Рус йорты» бүлекләренең экспонатлары турында математика укытучысы Илнур Нәбиуллин сөйләде. Музей аша укучыларга гореф-гадәтне тапшыру аеруча отышлы булды.

Чарада катнашучылар семинар югары дәрәҗәдә оештырылган дип бәяләде. Мәктәп директоры Илдар Әхмәтҗановка рәхмәт сүзләре ирештерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100