Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда «Татар теле туган телем» квиз-уены финалы үтте
Чаллыда «Заман» яшьләр үзәгендә «Татар теле туган телем» шәһәркүләм квиз-уены финалы узды. Анда Чаллы шәһәренең иң лаеклы, эрудицияле, актив һәм талантлы укучылары катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара «Орион» яшьләр үзәге базасында, Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешмасы катнашуында узды һәм берьюлы өч мөһим вакыйгага: Халыкара туган тел көне, Россия халыклары бердәмлеге елы и һәм Чаллының 400 еллыгына багышланды.
Әлеге проектның максаты – татар телен популярлаштыру, үсеп килүче буынны милли мәдәнияткә кызыксыну уяту, Туган тел һәм әдәбият турындагы белемнәрне киңәйтү, шулай ук Чаллыда яшәүче халыкларның мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү.
Уенның асылы татар язучыларының иҗатын, биографияләрен, татар халкының гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен белүдән гыйбарәт иде.
Укучылар үзләренең татар телендә белемнәрен һәм күнекмәләрен төрле биремнәрдә сынадылар.
Катнашучы командаларның һәркайсының Кол Гали, Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Гадел Кутуй, Факил Сафин әсәрләрен һәм биографияләрен күбрәк белү, яңа мәгълүмат алу мөмкинлеге булды ул. Укучылар татар телен һәм әдәбиятын яхшы белүләрен күрсәттеләр.
Аларның уңышлары – хезмәт нәтиҗәсе, туган телне алга таба өйрәнү өчен мотивация дә ул, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз