Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда татар әбие һәм өчпочмак сурәтләнгән мурал ачтылар
Чаллы шәһәренең Шамил Усманов урамындагы 87А номерлы йорт фасадында татар рухлы рәсем барлыкка килде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яңа сәнгать әсәрен тантаналы рәвештә ачу Идел буе федераль округының «ФормАРТ» урам сәнгате фестивале кысаларында узды. Монументаль рәсем Чаллы шәһәренең 400 еллык юбилеена багышланган.
Сәнгать композициясенең авторы — рәссам Александр Попов. Аның «Гаилә традицияләре» дип аталган эскизы «ФормАРТ» урам сәнгате фестиваленә җибәрелгән 95 эш арасында җиңүче дип табылды.
Муралның үзәгендә татар халкының милли ризыгы - өчпочмак ясаучы әби белән онык. Автор идеясе буенча, бу күренеш вакытлар бәйләнешен, гаилә кыйммәтләрен һәм милли мәдәниятне саклауны гәүдәләндерә. Әлеге гади генә гаилә күренеше туган телне, гореф-гадәтләрне һәм кулинар мирасны өлкән буыннан кече буынга тапшыруны ачык итеп күрсәтә.
«ФормАРТ» фестивале ел саен бөтен Идел буеннан рәссамнарны берләштерә, шәһәр мохитен үзгәртеп, аңа яңа мәгънәләр өсти.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз