news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда тәрәзәдән егылып төшкән бер яшьлек кыз бала хастаханәдә үлгән

Чаллы хастаханәсендә бер яшьлек кыз бала вафат булды. Ул кичә ГЭС бистәсендә бишенче каттагы фатир тәрәзәсеннән егылып төшкән.

Бала үлеме факты буенча «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шул турыда хәбәр итте.

Тикшерүчеләр фикеренчә, фаҗигагә кадәр баланың атасы белән анасы исерткеч эчемлекләр эчеп йокларга яткан. Ике бала караучысыз кала. Бер яшьлек сабый тәрәзәгә менгән һәм аска егылып төшкән.

«Татар-информ» Чаллыда бер яшьлек кызның тәрәзәдән егылып төшүе турында хәбәр иткән иде инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot